«Законнарсыз яшәү мөмкин түгел»: әдәби-хокукый викторина (12+)
10 ноябрь көнне 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф яшендәге балалар өчен «Законнарсыз яшәү мөмкин түгел» дигән әдәби-хокукый викторина үткәрде. Чара хокук һәм вазифа төшенчәләре, аларның бер-берсеннән аермасы һәм аларны нәрсә берләштерүе турында фикер алышудан башланды. «Чит кеше йогынтысына тиз бирешәсезме?» дигән аноним тест чарага килүчеләрнең дуслары, танышлары тарафыннан булган начар йогынтыга бәйлелеге дәрәҗәсен күрсәтте. |